Бүген Сарман 4 нче “Сандугач” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды.

2020 елның 20 марты, җомга

Бүген Сарман 4 нче “Сандугач” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Кыш Бабай килде, Кыш бабай үз биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырырга ашыкмады, көч сынашырга дәште. Яз гүзэле  Кыш бабайның барлык шартларын да төгәл утәп, бәйгеләрдә жиңеп чыкты.Кыш Бабай Нәүрүзгә уңышлар теләп, балалар белән саубуллашты. Бәйрәм кызыклы милли уеннар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International