Роспотребнадзор: цифрлаштыру нәтиҗәсендә контроль һәм күзәтчелек системасы нәтиҗәлерәк була бара

2026 елның 10 апреле, җомга

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 26 мартта узган Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съездында контроль һәм күзәтчелек системасының алдынгы технологик карарлар нигезендә үзгәрүен билгеләп үтте. Роспотребнадзор маркировкаланган продукция әйләнешендә катнашучылар эшчәнлегенә даими мониторинг ясый һәм көн саен хокук бозучыларга карата контроль һәм профилактика чараларын күрә. Продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшереп торуга аерым игътибар бирелә.

«Гадел билге» цифрлы маркировкасы кулланучылар хокукларын яклауда һәм легаль товар әйләнешен арттыруда үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бердәм кагыйдәләр һәм принциплар белән яңа җайга салуның максаты – контроль һәм күзәтчелек өлкәсен тагын да үтә күренмәле һәм нәтиҗәлерәк итү. Президент сүзләренчә, тикшерүләрнең барлык этаплары цифрлаштырылган һәм мәгълүмати системада чагылыш тапкан, аларның саны кими, ә нәтиҗәлелек арта. Элегрәк Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко белдергәнчә, 2026 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үстерүнең төп векторы булып цифрлаштыру кала. Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, цифрлы маркировка кертү нәтиҗәсендә хокук бозулар азрак була, ә контроль төгәлрәк. Аерым алганда, 2026 елның беренче кварталында маркировкага карата таләпләрне бозу очраклары 4,2 тапкырга кимегән. Рөхсәт режимын контрольдә тоту хисабына кассаларда ел башыннан 330,3 млн.берәмлек продукция сату туктатылды, шул исәптән 24,6 млн. берәмлек срогы чыккан продукция.

Вакыты чыккан продукцияне сату омтылышлары саны 2025 елның беренче кварталы мәгълүматлары белән чагыштырганда 5 тапкырга кимегән. 99,4% очракта потенциаль куркыныч продукция, тыелган Роспотребнадзор карары буенча сатуга рөхсәт режимы эше хисабына кулланучыларга сатылмаган. Контроль-күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеге 2026 елның беренче кварталында 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 94% тан 99% ка кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International