Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән уратып алынган. Җәй башын кояш, астрономия календаре буенча игълан иткән «Нәүрүз» әнә шундый бәйрәмгә керә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында һәм 21 мартта билгеләп үтелүче «Нәүрүз» бәйрәме алдыннан Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова үз Инстаграм профилендә сораштыру үткәрде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның күбесе бу борынгы «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрү традициясе һәм гореф-гадәтләре белән яхшы таныш.