Сарманда «Зарница 2.0»

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

7-8 апрель көннәрендә Сарман урта мәктәбендә «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы булып узды.

Район мәктәпләреннән 13 команда (11 өлкән һәм 2 урта) катнашты. Алар  Ватанны саклаучының көчле рухлы, бердәм һәм грамоталы булырга тиешлеген күрсәтте. Катнашучыларны Сахипова Индира Рәис кызы, Гайнетдинов Александр (СВО да катнашучы), Һадиуллин Ленар Хәмбәл улы сәламләделәр.

Баш судья Гаделшин Илгизәр Равил улы кагыйдәләрне аңлатты һәм гадел уен  теләде. Катнашучылар стройга әзерлек, автоматны сүтү/җыю, ОЗК кию, медицина һәм тарих нигезләре, ГТО нормативлары үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International