18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья Мирас көне). 1983 елда ЮНЕСКО каршында оештырылган һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау көне буларак кабул ителә. Әлеге көнне билгеләп үтүнең төп максаты - җәмәгатьчелек игътибарын тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә җәлеп итү. Шушы истәлекле көнне күз уңында тотып Сезгә Сарман районында булган истәлекле, тарихи объектлар турында видеосюжетны шушы сылтама аша кереп карарга тәкъдим итәбез https://vk.com/id267984985