Бу атнада Җәлил гимназиясендә «Үз вакытыңны дистанциядә ничек оештырырга» дигән темага онлайн сыйныф сәгатьләре узды. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән көн тәртибе, эш урынын оештыру һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.