Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтелде. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм аны узу чорына безнең районның 9 укучысына планшетлар тапшырылды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһановка рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.