Озакламый татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Шушы уңайдан безнең гимназия укучылары арасында шигырь бәйгесе игьлан ителде. Балалар дистанцион рәвештә укуларына карамастан, бу бәйгедә теләп катнаштылар. Кече яшьтәге апайлары да, әти-әниләре дә бу эштән читтә калмадылар. 5 нче А сыйныфы укучысы Арсланова Камилә дә үзенең энесенә Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлатты. Укучыларыбызның алга таба да шундый шигъри җанлы булып калуларын телибез!