Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

29 нчы апрель көнге сыйныф сәгатен өлкән сыйныф укучылары өчен бистәнең Хезмәт Даны музее җитәкчесе А.Ә.Галиәхмәтова үткәрде. Ул укучыларны “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең тарихы белән таныштырды. Ә бу тарих берничә буын нефтьчеләрнең, бистәбезнең дә тарихы бит ул.
Бөек Җиңү алдыннан ул зур хөрмәт белән идарәнең ветеран-нефтьчеләрен, тыл хезмәтчәннәрен искә алды, аларның хезмәте турында сөйләде.
Әңгәмә барышында барыбыз да кабат музей залларында  булган, аның экспозицияләре белән танышкан кебек булдык. Бүген читтән. Ләкин бу  вакытлыча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International