"Шалтык" вокаль ансамбле башкаруында "Ветераннар маршы" җыры.

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Сугыш... нибары 5 хәреф...тик менә инде 75 ел, бөтен ил Ватанны саклауга күтәрелгән еллар турындагы хатирәләрдән дә, тетрәнмәгән бер генә гаилә дә юк.

Һәм менә ул! Көтеп Алынган Җиңү Көне. Тормыш биргән көн. Начар көннәрне тизрәк онытасы, хәтердән сызасы килә, әмма ул 4 елны, беркемнең дә онытырга хакы юк. Һәр сызлып аткан таң, һәр көн туган җиребез буйлап атлый алганга, туган телдә сөйләшкәндә, тыныч күк йөзе белән кемгә бурычлы икәнебезне без истә тотарга тиеш.

Ватандашларыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер мәңгелек... тарих битләрендә, җырларда, күңелләребездә яшәячәк.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Хаҗиева Резедә Рафис кызы җитәкчелегендәге «Шатлык» вокаль ансамбле «Ветераннар маршы»җырын башкарып, видеоролик әзерләде.

Хәтта үз-үзеңне изоляцияләү шартларында бергә җыела алмаганда да, алар яраткан иҗаты белән шөгыльләнүдән туктамый, ә укытучылар мондый зур коллективларны укыту һәм эшләү ысулларын таба. Чөнки педагогның бурычы-җырларга һәм биергә өйрәтү генә түгел, үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләү, аларга патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү дә алар җилкәсенә төшә.

Видеороликны «В контакте» социаль челтәрендә карарга мөмкин  ( https://vk.com/wall-194783192_3).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International