Гарифуллин Галиулла Гарифулла улы Сарман районы Ләшәү-Тамак авылында туган. «Җәлилнефть»НГДУсы слесарь - ремонтчысы булып эшләгән.
Күп санлы Мактау грамоталары, «Татнефть» ААҖ, «Җәлилнефть»НГДУсы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнгән.
Юбилей уңаеннан Галиулла Гарифулла улы туганнары һәм якыннары исеменнән котлаулар кабул итте.
Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, муниципаль район башлыгы Ф. М. Хөснуллин һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Башлыгы Р. Ә. Кәримов исеменнән бүләкләр ветеранга туганнары аша тапшырылды.