Бүген, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Җәлил поселогында сугыш елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу тантанасы булды. Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, чара митингтан һәм бәйрәм программасыннан башка узды
Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г. Р, "Җәлил ш. т. п." муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Каюмов М. Ш., Җәлил ш. т. п. Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Гарифуллина Г. И., «Җәлилнефть» НГДУсы профсоюз комитеты рәисе Филимонов В. Н. катнаштылар.