Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

2020 елның 12 маена.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 12 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с . Көндез максималь һава температурасы +13..+18˚.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 


Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

6. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International