7 нче апрель көнне 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Барыбыз өчен дә сәламәтлек! " девизы астында Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Көн дәвамында балалар белән спорт уеннары, эстафеталар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрелде. Бу чара балаларда сәламәт булып үсәргә теләк тәрбияли.