Коронавирус пандемиясе аркасында Җиңү көнен яңа форматта билгеләп үттеләр. 2020 елның 9 маенда Сарман муниципаль районы башлыгы-Хөснуллин Ф.М., Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сахипова И.Р., "Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы - Кәримов Р. Ә. белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын Җиңү көне белән котладылар.
Ветеран адресына район һәм поселок җитәкчелеге исеменнән җылы сүзләр яңгырады. Ветеран яши торган урамга килгән артистлар агитбригадасы сугыш еллары җырларын башкарды.
Габделәхәт Гыйльфанетдин улы үзен күтәренке рухта хис итә. Ул урамга чыгып котлаулар кабул итте. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узды: ветеран белән аралашканда барысы да медицина битлекләрендә, саклагыч перчаткаларда булды, кием-салым һәм бүләкләр антисептик белән эшкәртелде.
Габделәхәт Гыйльфанетдин улы мондый игътибарга һәм кайгыртуга бик шат иде.