Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүгенге утырыш видеоэлемтә режимында узды. Җирлек башлыклары үз эш кабинетларыннан дистанцион рәвештә эшләделәр, анда район Советы депутатлары да чакырылган иде. Депутатларның бер өлеше залда булды.
Утырышның көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде: район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм аның вазыйфаларын йөкләү турында.