«Ветеран хыялы» социаль проекты

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран хыялы» социаль проекты Россиядә эшли башлады.

Проектта катнашырга безнең район халкын да чакыралар. Моның өчен проектның сайтына керергә  http://мечтаветерана.рф һәм формасын тутырып гариза калдырырга кирәк. Проектны оештыручылар сүзләренә караганда, биредә сугыш геройларының батырлыклары турында гына түгел, аларның тормышка ашырылырга тиешле хыяллары турында да белергә мөмкин.  "Ветеран хыялы" проектын булдыру турында Карар кабул ителгән иде",-дип аңлатты проектны төзүче Ярослав Селютин.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ветераннарның хыялларын һәркем тормышка ашыра ала. Тулырак мәгълүмат проект сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International