2020 елның 17 маенда тыл хезмәтчәне Нигматуллина Минзиһан Нигъмәтулла кызы 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.
Юбилярга, туганнары аша, Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин һәм “Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы” муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә. Кәримов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.