Туры эфирда әдәби монтаж

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген, 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 98 ел тула. Пионер-"беренче" дигәнне аңлата. Пионерлар-киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар дип йөртелгән. Без заманында быргы кычкыртып, барабан кагып сборларга җыйналдык, тимер-томырны һәм макулатураны бушка, бер тиенсез җыеп тапшырдык. Узган гасырның 80 елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә сагынып искә алалар, сагыналар, яраталар, горурланып искә алалар.

    Шушы бәйрәм уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе туры эфирда “В Контакте” социаль челтәрендә “Бәйрәмең белән сине, данлы Пионерия !” исемле әдәби монтаж үткәрә. Башлана 10.30 сәг.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International