ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 22 майга Татарстан Республикасы буенча куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 маенда төнлә урыны белән көнбатыш районнарда туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр туңдыру көтелә.
22 нче майга Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, һавада һәм туфракта урыны белән -1, көндез максималь температура +14..+19˚.