Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, әти-әниләр!
Барыгызны да уку елы тәмамлану белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Әйе, бүгенге чынбарлык тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үзгәрешләр кертте. Мәгариф өлкәсе дә яңалыклар һәм сынаулар атмосферасында эшләде. Дистанцион уку белән кыенлыклар килеп чыкмады. Район укытучылары, укучылар алдынгы технологияләр белән эшли белүләрен дәлилләделәр. Шушындый шартларда да уку елын уңышлы тәмамлыйлар.
Ел буе куйган уртак тырышлыкларыгыз нәтиҗәсендә быел да безнең район укучылары төрле фән олимпиадаларында бик күп призлы урыннар яуладылар, төрле бәйгеләрдә мактаулы урыннар алдылар. Укытучыларыбызның да уңышлары шактый.
Мөмкинлектән файдаланып, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балаларны яратып, күңел җылысын биреп эшләвегез, яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Алда зур сынау – имтиханнар. Алган белемнәре мәктәпне тәмамлаучы һәр укучыга киләчәктә тормышта үз урынын, үз юлын табарга ныклы нигез булыр, дип ышанам. Калган укучыларның җәйге каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен телим.
Барыбыз да исән-имин булыйк, алдыбызга тормыш куйган сынауларны сабыр гына үтик.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин