19 май көнне Төркиядә халыкара яшьләр һәм спорт көненә багышланган, төрле илләр яшьләренең иҗади бердәмлеге, теләктәшлеге, ярдәм итү, дуслык һәм аралашу максаты белән онлайн-конкурс уздырылды.
Конкурста И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы -Рания Зарипова катнашты. Ул үзенең җыр һәм музыка укытучысы Хазиева Резеда Рафисовна җитәкчелегендә, дистанцион рәвештә әзерләнеп, видеоролик төшерде.
Нәтиҗәләр буенча Рания Зарипова халыкара конкурсның Гран-при иясе булды.
Видеороликны https://youtu.be/uVIvG35iDcM ссылкасы аша карага мөмкин.