Соңгы кыңгырау бәйрәме

2020 елның 29 мае, җомга

29 майда Күтәмәле мәктәбендә онлайн рәвештә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Быел 9 сыйныфны 3 укучы тәмамлый. Иң элек аларны ТР Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабировның видеокотлавын тыңлап киттеләр. Укучыларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, сыйныф җитәкчесе Сөмбел Ибәтуллина, беренче укытучылары Кадрия Абдуллина бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр. Ахырдан барысы да 9 сыйныф укучыларына багышланган махсус видеоязма карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International