Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү

2020 елның 31 мае, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 31 маенда көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен булу ихтимал, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр.

Казанда көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча ГТХМ Баш идарәсе халыкка түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, балаларны караучысыз калдырмаска.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга.

3. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янына автотранспорт куймаска.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тормаска.

5. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янына бармаска.

6. Йортларда тәрәзәләрне тыгыз ябарга.

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга.

Яшен булганда, әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда икәнсез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта торыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен туктаганын көтәргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торсагыз, елга, күл яныннан ераграк булыгыз, чөнки яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәт номерына – «101,112» - мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International