Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Метеорологик күренешләр турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
Томанда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булуы киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасы торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемгә беркетергә.
Бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерларына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International