2020 елның 8 июненнән 28 июненә кадәр хокук бозуларны профилактикалау һәм үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман мунициципаль районы бүлеге, ЮХИДИ Юл-төзелеш техникасы бүлекчәсе белән берлектә, «Трактор-Прицеп» профилактик операциясе кысаларында профилактик рейдлар оештырылачак. Бу чорда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге белән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар планлаштырыла. Кагыйдәләрне бозган өчен административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җәза каралган.