Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага бүген 101 яшь тулды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген Зәкия Насыйбулла кызына 101 яшь тулды. Истәлекле көне белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева да изге теләкләрен җиткерде. Балалары, туганнары да Зәкия апага хөрмәт сүзләрен бүләк иттеләр. Вәсимә апа Хәйруллина, Рәсимә апа Билалова, туган көне уңаеннан, Зәкия апага атап шигырь язганнар. Шәрләрәмә авылында туган, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлаган Зәкия апа. Төрле эшләрдә хезмәт куйган: балалар бакчасында тәрбияче, клубта җитәкче булып эшләгән. Авылда комсомол секретаре вазыйфаларын да алып барган. 1944 елның ноябрендә алдынгы комсомол секретаре буларак, Казанның “Пролетар” заводына эшкә җибәрелә. Анда да алдынгылыкны бирми ул, планны 200%ка арттырып үтәп эшли. Тырыш стахановчы турында республика газетасына да язып чыгалар. 8 Март бәйрәмендә Казан Кремленә чакырып бүләклиләр. 1945 ел азагында яңадан районга кайта, Карашай Саклау авылы колхозында зоотехник булып эшләүче сугыш инвалиды Шәйдуллин Закуанга кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән 50 гомер кичерәләр, 6 бала үстерәләр. Бүгенге көндә ветеран кызы Розалия тәрбиясендә яши. Бар яңалыклардан, районда үткән чаралардан хәбәрдар ул.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International