Бүген, Россия көне алдыннан, шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Россия триколоры гаммасында тасмалар тарату буенча акция үтте. Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре гражданнарга керү мөмкинлеге булган урыннарда (азык-төлек кибетләре, даруханәләр, АЗС) тасмалар тараттылар.