14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы районыбызның матур традициясенә әйләнде. Россия көне уңаеннан, бүген, районыбызның яшь гражданнары паспортны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы кулыннан алдылар. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен Миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова аңлатты. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең башкарма секретаре Салихова Г.Р. шулай ук котлады һәм бүләкләр таратты.