Район башлыгының Россия көне белән котлавы

2020 елның 12 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар! 12 июнь – Россия Федерациясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 

Бу бәйрәм Ватанын яраткан барлык кешеләр өчен дә кадерле. Без бу көнне туган илебезнең данлы тарихын искә төшерәбез, мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Ата-бабаларыбызның Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурланыбыз. 

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә. Ул илебездә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Чөнки кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары белән Сарман халкы да илебез үсешенә үз өлешен кертә.

Хөрмәтле сарманлылар! Барыгызны да бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет, илебезгә тынычлык һәм иминлек телим.

 

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International