Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков Сарманда гражданнарны кабул итте

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитетының кече залында Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнарны шәхсән кабул итте.

Кабул итүгә 9 граждан мөрәҗәгать итте. Илдус Нәфыйков район прокуратурасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык дәлилләрен җентекләп тикшерергә һәм нәтиҗәләр турында кыска вакыт эчендә хәбәр итәргә кушты. Кергән барлык мөрәҗәгатьләрне карау барышы Республика прокуроры тарафыннан шәхси контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International