18 июньдә Сарман муниципаль районына “Белем дөньясы” телевизион тапшыруының корреспондентлары килде. Сәфәр Сарман Аграр көллиятеннән башланып китте. Биредә көллият тормышы , уку йортының техник базасы белән танышу булды. Алга таба икенче санлы “Лилия” балалар бакчасының эшчәнлеге белән таныштылар. Бакчада тәрбияләнүче балалар белән әңгәмә үткәрделәр, тәрбиячеләрдән интервью алдылар. Шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зыятдин улы район мәгариф торышы белән таныштырып китте.