Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сез тормышыгызны җаваплы һәм иң игелекле һөнәр белән бәйләгәнсез. Авыруларны коткарасыз, кешеләргә кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтәсез.
Быел профессиональ бәйрәмегезне катлаулы шартларда билгеләп үтәсез. Пандемия чорында һөнәри осталыгыгызны, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне күрсәтәсез. Сез – безнең чор геройлары, чөнки сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә кешеләрне авыруның яңа төреннән дәвалый аласыз.
Сезгә һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, батырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез, иң катлаулы очракларда да аек акыл белән эш итә белүегез, коронавирус таралуга каршы фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, хезмәтегездә уңышлар, тынычлык телим!
Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин