Сарманда район Советы утырышы узды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумы әгъзасы, төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан төбәк иҗтимагый фонды президенты Геннадий Глушков, район прокуроры, район суды рәисе, район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге сорауларны карый башлаганчы Фәрит Хөснуллин, Марат Галеев һәм Геннадий Глушков республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Көн тәртибе расланганнан соң депутатлар мәсьәләләрне карауга күчтеләр. Көн тәртибендәге төп тема- ТАССРның 100 еллыгы: тарих һәм хәзерге заман мәсьәләсе иде. Доклад өчен сүз район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде һәм өстәмә доклад белән муниципаль районда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Индира Сәхипова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International