Бүген, 25 июньдә Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рафил Нугуманов булды.
Рафил Габдрәфыйк улы районның РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында Гомумроссия тавыш бирүен үткәрүгә әзерлеге белән танышты. Сайлауларны үткәрү өчен җаваплы район башлыгы, территориаль-сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм районның Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашу үткәрде. Шулай ук ул сайлау участокларында һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә булды.
Очрашу ахырында Рафил Габдрәфыйкович эшлекле очрашуда катнашучыларга конструктив диалог һәм мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерде.