Бүген Җәлил гимназиясендә мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләү тантанасы булды.
Чарада "Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. катнашты.
Рәфикъ Әзһәм улы чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның ата – аналарына һәм укытучыларга мөрәҗәгать итте, балаларны укуларын тәмамлау белән котлады, мәктәпнең педагогик коллективына, ата-аналарга илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Медалистларның һәркайсы Рәфикъ Әзһәм улы кулыннан лаеклы бүләк һәм поселок хакимиятеннән Рәхмәт хаты алды.