2020 елда Сарман муниципаль районы ветераннар Советы «Үткән буын белсен…»проекты РФ Президенты грантына ия булды. Проект яшьләрне патриотик тәрбияләү, хезмәт остазлыгы, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерү юлы белән ветераннарның иҗтимагый активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән. Проектның авторы-Җәлил бистәсе китапханәсе мөдире Фәйрушина А.И., аны тормышка ашыруда шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе ветераннары, поселок китапханәсе хезмәткәрләре актив катнаша.
Күргәмәдә поселокка иң беренчеләрдән булып килеп урнашкан ветераннарның (Талипова С.Н., Фасхутдинов М.С., Миназов Р.Ш., Калимуллина М.К.) шәхси архивыннан фотолар урнаштырылды. Аларның берничәсен тәкъдим итәбез.