“И пусть поколения знают...” проекты кысаларында тыл хезмәтчәннәре Сөләйманова Гәүһәр Набиула кызы һәм Каримова Накыя Мортаза кызы белән онлайн-очрашулар узды. Алар сугыш вакытындагы ачлык-ялангачлык, колхоздагы авыр хезмәт белән үткән еллар, сугыштан соңгы торгызу елларын ничек кичерүләре турында сөйләделәр. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, тормышның кадерен белергә, авырлыкларны дөрес итеп җиңәргә өйрәнергә кирәклеген аңлаттылар.