Бүген Сарманга эш визиты белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов килде. Районда булу кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатуында спорт объектларында булды.
Алмаз Минвазыйх улы Җәлил 1 нче урта мәктәбендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылышында булды, аннары бистәнең "Старт" чаңгы базасында булды. Җитәкчеләр бистәдә яшәүчеләрне сәламләделәр һәм аларны яңа спорт объекты барлыкка килү белән котладылар, төзүчеләргә һәм мәйданчык төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Соңрак Алмаз Мингулов республика программасы кысаларында төзелә торган универсаль спорт залы подрядчылары белән очрашты. Анда ул эскиз проектларын карады һәм рәсмиләштерү буенча үз киңәшләрен бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спортзал төзелеше агымдагы елның язында старт алды. Хәзерге вакытта объектның төзелеш әзерлеге 60% тан артык тәшкил итә. Объект 2020 елның октябрендә файдалануга тапшырылачак.
Шулай ук ТР Спорт министры урынбасары Сарман урта мәктәбе территориясендә Чаңгы базасын ремонтлау барышы белән танышты.