Сарман районында ашлык җыю комбайннарына техник карау

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

2020 елның 6 һәм 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан элек расланган график һәм гаризалар нигезендә «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ һәм «Нөркәй»агрофирмасы ҖЧҖендәге ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Техник торышны тикшерүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты. Тикшерү вакытында теркәү документлары, тиешле категорияле таныклык, янгын сүндерү чаралары булу һәм комбайннарның техник торышы аерым игътибар бирелде.

Техник карауга барлыгы 32 берәмлек ашлык җыю комбайны тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча комбайннарның техник карауга югары әзерлекле булуын билгеләп үтәсе килә, бу 2020 ел уңышын вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу мөмкинлеге бирә.

Районның башка хуҗалыкларында урып-җыю комбайннарына техник карауларны 2020 елның 10 июленә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман мунициципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International