Сарман муниципаль районы “Шәфкатъ” үзәгендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә. Озак еллар тату гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Шулай итеп, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»  «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә күп балалы гаиләләрне, учреждение хезмәткәрләрен, социаль хезмәт алучылар арасыннан гаилә парларын бәйрәм белән котладылар. Гаилә - ул ышанычлы тыл, таяныч һәм ярдәм. Ул безгә көч һәм җан җылысы бирә, шатлык бүләк итә. Балаларыбызның Россия җәмгыятен берләштерүче әхлакый кыйммәтләргә һәм гореф-гадәтләргә мөнәсәбәте нәкъ менә гаиләгә бәйле. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы барыгызны да бәйрәм белән котлый һәм ныклы тату тормыш, мәхәббәт тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International