Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

«Ана даны – Материнская слава» медале белән калган районнар арасында Сарман районыннан Ландыш Нуриева да бүләкләнде.

«Менә шундый гаиләләрдә балалар тәрбияле, талантлы һәм акыллы булып үсәләр. Без хәзерге Татарстанның бүгенгесенә һәм киләчәгенә ышанабыз. Бу бәйрәм көнендә республиканың һәр гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм гаилә бәхете телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International