Әлмәт территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Әлмәт территориаль бүлегендә (Әлмәт шәһәре, Грибоедов ур., 10) консультацияләр өчен алдан язылу түбәндәге телефон номерлары буенча башкарыла: 22-65-14, 22-65-52 (2020 елның 13-14 июлендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Әлмәт территориаль бүлегенә барганда, консультациягә язылган эшмәкәрләргә сулыш органнарын шәхси саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне «Ачык ишекләр» нең бердәм көнендә консультацияләргә чакырабыз»