Алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозу очраклары ачыкланды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Сарман районы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен, тиешле товар озату документларыннан башка, шулай ук ЕГАИСта теркәлмичә генә ваклап сату фактын билгеләде. 4852 сумлык 51,46 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Ачыкланган бозулар буенча административ тикшерү үткәрелә. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International