Кичә Х. Туфан, 63, 63Б, 63В йортларында яшәүчеләрнең, Башкарма комитет, Сарман авыл җирлеге һәм идарәче компания вәкилләре белән очрашуы булды.
Очрашуның темасы-ишегалдын төзекләндерү иде. Йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен әйттеләр: парковка зонасын киңәйтергә, балалар уен мәйданчыгы өчен элементлар өстәргә, эскәмияләр куярга, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен трансформатор будкасын коймаларга. Шулай ук видеокүзәтү урнаштыру һәм ишегалдын яктырту мәсьәләләре дә күтәрелде.