Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Альберт Шәрипов чыгыш ясады. Ул Сарман муниципаль районы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре турында сөйләде.
2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларын әзерләү һәм үткәрү буенча бурычлар турында Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев мәгълүмат бирде.
«Сарман муниципаль районында җылыту сезонына әзерлек турында» гы мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Гайфетдинов чыгыш ясады.
Аннары Сарман муниципаль районы территориясендә санитар-эпидемиологик иминлек режимының үтәлеше турында полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Латыйпов сөйләде.
Шулай ук Илексаз авыл җирлеге башлыгы Гыйльфанов Флер Мусабир улын «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы, Иске Имән авыл җирлеге секретаре Гайнемова Гөлнур Зәкәри кызы муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләү булды.