Сарман районы боксчылары - Башкортстандагы ачык турнир чемпионнары

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Абруйлы ярышларга бөтен Россиядән 180 иң көчле боксчы җыелды. Безнең егетләр калышмады: Сарман гимназиясе укучысы Алмир Газизуллин (2012 елгы, 30 кг) һәм Ләшәү-Тамак мәктәбе укучысы Булат Әхмәтсафин (2010 елгы, 50 кг)  2 нче санлы спорт мәктәбе  тренеры Артур Манукян җитәкчелегендә барлык көрәшләрне дә үттеләр. Һәркайсы икешәр көрәштә җиңеп, үз үлчәү категориясендә алтынны алды. Газизуллин Альмир турнирның иң яхшы боксчысы булды.

Артур Шаликоевич ярышта баш судья булды. 1 апрельдә ул Ноябрьскида узачак 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия чемпионатында хөкемдар ролендә  чакыру көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International