Районыбызның хөрмәтле төзүчеләре!
Барыгызны да чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда торак йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Бу районыбызның инфраструктурасы үсүе, халык өчен уңайлыклар тудырылуы турында сөйли. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, дип ышанам.
Бәйрәм белән котлап, сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм, сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим!
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин