Чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләү

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Өченче бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов механизаторлар янында иген басуында булып, сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

6 августтан 10 августка кадәр хезмәт нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Беренче төркем (яңа комбайннарда эшләүчеләр) 1 урын – Илнур Закуанов (“Нөркәй” а/ф) 2 урын – Илнур Ибраһимов (“Нөркәй” а/ф) 3 урын – Азат Муфтахов (“Нөркәй” а/ф); икенче төркем (ургычлары 9 метрлы комбайнчылар) 1 урын – Ринат Сәгъдатов (“Сарман” а/ф) 2 урын – Илмир Хафизов (“Сарман” а/ф) 3 урын – Рафис Нурмөхәммәтов (“Сарман” а/ф); өченче төркем (ургычлары 7 метрлы) 1 урын – Илдар Хафизов (“Сарман” а/ф) 2 урын – Дәвис Уразаев (“Сарман” а/ф) 3 урын – Илдар Ардыханов (“Җәлил” а/ф); дүртенче төркем (үзйөрешле чапкычларда хезмәт куючылар) 1 урын – Алмаз Хәсәнов (“Сарман” а/ф) 2 урын – Рөстәм Минһәҗев (“Нөркәй” а/ф).
 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International