Бүген Сарман муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Ирада Хафизҗан кызының визиты Сарманнан ВКС форматында республика мәдәният бүлекләре җитәкчеләре белән киңәшмәдән башланды.
Мәдәният министры капиталь ремонт ясалган Азалак мәдәният йортында һәм "Җәлил балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт барышы белән танышты.